Бала кар өеме астында калган
Кардан котылуның төрле юлларын эзлиләр хәзер. Басуга чыгару кыйбатка төшә дип санасалар, буш саналган җиргә эттереп куялар. Безнең Олы Әтнәдә дә редакция бинасыннан бик ерак итмичә генә, иске авыл җирлеге янында зур кар тавы өеп куйдылар. Аккурат июнь урталарына эреп бетәр дип хыялланабыз, аңарчы редакцияне агызмаса! Башкортостандагы фаҗигале бу очракта...
Кардан котылуның төрле юлларын эзлиләр хәзер. Басуга чыгару кыйбатка төшә дип санасалар, буш саналган җиргә эттереп куялар. Безнең Олы Әтнәдә дә редакция бинасыннан бик ерак итмичә генә, иске авыл җирлеге янында зур кар тавы өеп куйдылар. Аккурат июнь урталарына эреп бетәр дип хыялланабыз, аңарчы редакцияне агызмаса!
Башкортостандагы фаҗигале бу очракта да карны кырыйга өеп куярга уйлаганнар бугай. Тимашево бистәсенең бер йортында яшәүче хуҗабикә 31 яшьлек тракторчыдан ишегалдын кардан чистартуын сорый. Ризалаша ир-ат. Эш процессы вакытында трактор чүмече белән алган карны, кар өеменең икенче ягында уйнаган бала өстенә коя. Нәтиҗәдә бала тончыгып вафат була.
Хәзер бу факт буенча җинаять эше ачылган.
ФОТОчыганак: http://go.mail.ru/redir
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев