Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар иҗаты

Чәчәкләр дә моңаялар, Беләләр көз җиткәнен. Күрәләр бит кошларның да Җылы якка киткәнен. Чәчәкләр дә моңаялар Салкын җилләр искәндә. Иртән җиргә ап-ак булып Салкын кырау төшкәндә. Моңаймагыз, чәчәкләрем! Кыштан соң язлар килер. Җылы яктан искән җилләр Җәй җиткәнен сиздерер. Бал кортлары бал җыярлар Кызарып таң атканда. Бар дөнья ямьгә күмелер...

Чәчәкләр дә моңаялар,
Беләләр көз җиткәнен.
Күрәләр бит кошларның да
Җылы якка киткәнен.

Чәчәкләр дә моңаялар
Салкын җилләр искәндә.
Иртән җиргә ап-ак булып
Салкын кырау төшкәндә.

Моңаймагыз, чәчәкләрем!
Кыштан соң язлар килер.
Җылы яктан искән җилләр
Җәй җиткәнен сиздерер.

Бал кортлары бал җыярлар
Кызарып таң атканда.
Бар дөнья ямьгә күмелер
Сез хуш ис таратканда.
Ләйсән УСМАНОВА, Яңа Шашы мәктәбе
ӘБИЕМ
Минем әби - Гөлназирә,
Яңа Шашыда яши.
Ак яулыклы, саф күңелле,
Шундый ягымлы әби.

Куллары аның йөгерек,
Бер минут та тик тормас.
Гел нәрсәдер эшләп йөри,
Менә шундый тиктормас.

Минем әби иң әйбәте,
Мактыймын әле сезгә.
Кайнар коймак, тәм-томнарны,
Көн дә әзерли безгә.

Җылы оек, бияләйләр,
Әбиемнең бүләге.
Рәхмәт инде әбиемә-
Сызламасын куллары!
Әдилә САФИНА, Күлле Киме мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев