Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер очрашу – үзе бер гомер

Күлле Киме мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар советы катнашында "Уңыш" бәйрәме уздырылды. Авылның хәзерге ва­кытта лаеклы ялда булган, вакытында тырышып эшләгән сыер са­вучылары, терлекчеләр, авылның хезмәткәрләре чакырылган иде. Мәдәният йортына ки­леп керүгә бер почма­гында әбиләрнең кул бе­лән чигелгән сөлге башлары, кровать челтәрләре, урындыкка куя торган түгәрәк көрпәләр, ефәк шәлләр белән...

Күлле Киме мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар советы катнашында "Уңыш" бәйрәме уздырылды.
Авылның хәзерге ва­кытта лаеклы ялда булган, вакытында тырышып эшләгән сыер са­вучылары, терлекчеләр, авылның хезмәткәрләре чакырылган иде.
Мәдәният йортына ки­леп керүгә бер почма­гында әбиләрнең кул бе­лән чигелгән сөлге башлары, кровать челтәрләре, урындыкка куя торган түгәрәк көрпәләр, ефәк шәлләр белән матур итеп бизәлгән иде. Залның уртасындагы өстәлдә яшелчә, җиләк-җимеш­ләр тулы өстәл. Нәрсә генә юк анда: кишер, чөгендер, кабак, карбыз, миләш, балан, нарат җиләге. Башта бергәләп урып-җыю, илебезнең ма­турлыгы, мәхәббәт ту­рында шигырьләр укы­дык, кызыклы табыш­маклар әйтештек, "Баш­ваткыч" уенында кат­наш­тык. Соңрак концерт номерлары башланып китте. Бигрәк тә Чулпан Сәләхова, Флера Гайнетдинова җырлавын яратып тыңладык, кайбер әбиләрнең күзләре дә "чыланган" иде. Чыгышлар белән концерт номерлары чиратлашып бар­ды. Кунакка килгән әби­ләр дә тик кенә утыр­мадылар, биеделәр, җыр­ладылар. Кичә мул та­быннар артында фикер алышулар белән дә­вам итте. Олыларның күңеле булды, яшь­лекләренә кайткан кебек хис итте­ләр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Елларның тыныч­лыгын теләп, очрашуны оешты­ручыларга рәх­мәт­ләрен белде­реп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев