Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәскәнең яшь актерлары 19 коллективның борынына чиертте

Күптән түгел Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларыннан торган "Дуслык" театр төркеме Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясендә чыгыш ясап кайтты. Әйтергә кирәк, алар былтыр да бу конференциядә катнашып, "Драматургия" номинациясендә I урынга лаек булганнар иде. Быел да конференция берничә юнәлештә үткәрелде: журналистика, драматургия (сәхнәләштерү), Туфан Миңнуллин...

Күптән түгел Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларыннан торган "Дуслык" театр төркеме Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның V республика конференциясендә чыгыш ясап кайтты. Әйтергә кирәк, алар былтыр да бу конференциядә катнашып, "Драматургия" номинациясендә I урынга лаек булганнар иде.

Быел да конференция берничә юнәлештә үткәрелде: журналистика, драматургия (сәхнәләштерү), Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган фәнни эшләр.

Быел исә укучылар тамашачы игътибарына Рафис Корбанның "Куркуын җиңгән куян" спектакленнән өзек тәкъдим иттеләр. Республикабызның төрле районнарыннан килгән 19 коллектив арасында чыгыш ясау, әлбәттә, әзерлек һәм тырышлык таләп итә. Укучыларыбыз югалып калмады. Кечкенә актерларыбыз каушамыйча, зур осталык белән уйнадылар. Тамашачы һәм жюри әгъзалары аларның чыгышларын югары бәяләде. Укучыларыбыз III дәрәҗә дипломга лаек булды. Балаларның уңышында түгәрәк җитәкчеләре Дәүләтшина Надия һәм Хисматуллина Зөлфиянең өлеше зур. Музыкаль бизәлеш ягыннан Закиров Фәрит, ә хореография ягыннан Фазылҗанова Айгөлнең ярдәме турында әйтеп китми мөмкин түгел.

Татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү максатыннан үткәрелгән конференциядә катнашу балаларның күңелендә милләтебез, аның данлыклы кешеләре белән горурлану хисен уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев