Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бу яшькә җитәрмен дип уйламаган идем»

Дусым авылында гомер итүче Галия әби Лотфуллина да 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. - Бу көнне күрермен дип уйламаган идем. Аллага шөкер, тормышым бик әйбәт. Балаларым «Әни» дип кенә торалар. Бәхетемә кызым Альмира авылда калды, - дип каршы алды үзен котларга килүчеләрне Галия әби. Галия әби дә колхозда нинди...

Дусым авылында гомер итүче Галия әби Лотфуллина да 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.
- Бу көнне күрермен дип уйламаган идем. Аллага шөкер, тормышым бик әйбәт. Балаларым «Әни» дип кенә торалар. Бәхетемә кызым Альмира авылда калды, - дип каршы алды үзен котларга килүчеләрне Галия әби.
Галия әби дә колхозда нинди эш бар, барысын да башкарган. «Мәңгәр юлын кыш көне көрәк белән кардан чистарттык. Ул суыклары... Авылның күрмәгәне калмады инде», - дип үткәннәрне барлады ул күңеленнән.
Бүгенге көндә Галия әбинең хәтере әйбәт. «Элеккеге кешеләрдән, авылның теге кеме ничәнче елгы дип сорасаң, ялт иттереп әйтеп бирә», - диләр аның хакында уллары. Галия әби тормыш иптәше Хәмбәл абый белән ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ире данлыклы комбайнчы була аның. Инде ул күптән вафат, ә Галия әби балалары, оныкларының уңыш­ларына куанып гомер кичерә. Тик шулай да тагын гомер теләүчеләргә: «Артыгы кирәкми, инде бу яшькә кадәр яшәү дә зур бүләк», - диде ул уфтаны­б­рак.
Галия әби телевизордан карап, үзлегеннән гарәпчә өйрәнә. Кызыксынучыларга элекке китапларны да укып бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев