Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

15 яшьлек мәктәп укучысы балалар бакчасы каравылчысын урындык белән кыйнаган

Үсмергә карата җинаять эше кузгатылган. (Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Чаллыда, балалар бакчасы каравылчысын урындык белән кыйнаган 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. 16 майда кичен үсмерләр төркеме 69 нчы номерлы балалар бакчасы территориясенә керә....

Үсмергә карата җинаять эше кузгатылган.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Чаллыда, балалар бакчасы каравылчысын урындык белән кыйнаган 15 яшьлек үсмергә карата җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова.

16 майда кичен үсмерләр төркеме 69 нчы номерлы балалар бакчасы территориясенә керә. Каравылчы аларны куып чыгарырга тели һәм шуның нәтиҗәсендә низаг килеп чыга. Шуннан сон үсмерләрнең берсе, урындык белән 43 яшьлек ир-атның битенә һәм муенына берничә тапкыр суга.

Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, "Корал яки предмет кулланып, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян салу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак:http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев