Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Давыл вакытында һәлак булган хатын-кыз гаиләсенә 1 млн сум акча түләнәчәк

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтенә кичә көчле җил-давылда һәлак булган сатучы хатын-кыз гаиләсенә матди ярдәм күрсәтүне йөкләгән.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Мөслимдә табигать бәла-казасы вакытында һәлак булучы 35 яшьлек сатучы хатын-кыз гаиләсе 1 млн сум акча алачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында брифингта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“Татарстан Президенты Татарстан Хөкүмәтенә Мөслим районында һәлак булган хатын-кыз гаиләсенә бер миллион сум акча бүлеп бирү һәм кирәкле башка ярдәм күрсәтүне йөкләде. Рөстәм Миңнеханов һәлак булучы гаиләсе, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша”, — диде Галимова.

Кичә кич Татарстанда булган көчле җил-давыл Мөслимдә “Находка” кибете түбәсеннән металл калайны алып аткан. Металл калай 35 яшьлек сатучы хатын-кыз өстенә килеп төшкән. Алган җәрәхәтләрдән Мөслим хастаханәсендә 17 сәгать 23 минутта сатучы хатын-кызның гомере өзелгән.


http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/31/165073/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев