Кичә булган давыл байтак хуҗалыкка үзенең зыянын салган булып чыкты. Бүген районыбызда эшләүче иминият оешмалары килгән зыянны кире кайтару буенча эш башладылар.
Иртән "Росгосстрах" һәм "АК БАРС- Мед" иминият компанияләренең район бүлекчәләрендә агентлар белән җыелыш булды. Алар давыл аркасында килгән зыян һәм аны кайтару хакында сөйләштеләр.
- Бездә иминиятләнгән 25 хуҗалыкка зыян килгән. Иң зурлары - Ары һәм Кышлау авылында яшәүче шәхси хуҗалыкларда, аларның икесенең дә давыл сарай түбәләрен куптарып аткан. Калган хуҗалыкларның берничәсендә берничә буй шифер кубарылган, теплицалар очкан, коймаларга зыян килгән һәм вак-төяк бик күп инде. Бүген барлык агентларда урыннарда эшлиләр, алар килгән зыянны фотога төшерәләр, документ төзиләр. Казаннан эксперт көтәбез,- диде "Росгосстрах"ның район бүлекчәсе җитәкчесе Резеда Әхмәтова.
"АК БАРС- Мед" ның Әтнә бүлекчәсендә дә шундый эш белән мәшгуль агентлар.
- Бездә иминиятләнгән Бәрәскәдә-3 шәхси хуҗалыкка, Күшәрдәге - 1 шәхси хуҗалыкка, Күңгәрдәге 1 шәхси хуҗалыкка зыян килгән. Әлеге хуҗалыкларга барып, килгән зыянны фотога төшереп, компьютерга керттек, документлар белән эшлибез әле...- диде әлеге иминият компаниясенең сату буенча баш белгече Гөлүсә Бузунова.
Болар шәхси хуҗалыкларын иминиятләүчеләр. Бәлки иминиятләмәгәннәр дә бардыр әле.
Нет комментариев