Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фердинант Гайсин: Мин үземчә яшәдем!

Дустыбыз, хәбәрчебез, Сибгат Хәким һәм Лена Шагыйрьҗанның авылдашы, шагыйрь Фердинант Гайсинның туган көне! Аны гомер бәйрәме белән ихлас котлап, саулык-сәламәтлек, тазалык, тынычлык, озын гомер, барлык уй-теләкләренең тормышка ашуын телибез. Шатланып яшәгез, Фердинант абый! Сезнең елмаюыгыз - куанырга, таләпчән һәм уйчан йөзегез - һәр эштә сак булырга һәм тәҗрибә тупларга чакыра....

Дустыбыз, хәбәрчебез, Сибгат Хәким һәм Лена Шагыйрьҗанның авылдашы, шагыйрь Фердинант Гайсинның туган көне!

Аны гомер бәйрәме белән ихлас котлап, саулык-сәламәтлек, тазалык, тынычлык, озын гомер, барлык уй-теләкләренең тормышка ашуын телибез. Шатланып яшәгез, Фердинант абый! Сезнең елмаюыгыз - куанырга, таләпчән һәм уйчан йөзегез - һәр эштә сак булырга һәм тәҗрибә тупларга чакыра. Ихлас кеше Сез, Фердинант абый! Гел шундый булып калыгыз!

...Фердинант абый, үз шигырегезне бүләк итеп кабул итегез! Нәкъ менә шушы шигырегез - Сезнең һәм безнең кебек ихласларның тормыш юлы чагылышы))) Бәхетле булыгыз!

Мин үземчә яшәдем,
Бәхет, шатлык эзләдем.
Бөртекләп җыйган бәхетне
Чыгып җилгә чәчмәдем.
Яшьлектә уйнап-көлдем,
Хисләремә күмелдем.
Мәхәббәт күленә кереп
Сөю ләззәтен белдем.
Үземчә кордым оя,
Хыяллар күрде дөнья,
Ашмаган хыяллар гына
Йөрәкне борчып куя.
Ялгыз диңгез кичмәдем,
Якын дуслар эзләдем.
Фикерем белән дус булдым,
Изгелеккә омтылдым.
Булды кара көннәрем,
Йокламаган төннәрем.
Ир булдым, сер бирмәдем,
Төшенкелеккә төшмәдем.
Мин үземчә яшәдем,
Күктән йолдыз өзмәдем.
Җирдәге йолдызым белән
Чәчтек бәхет гөлләрен.
Мин үземчә яшәдем!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев