Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Физик мөмкинлекләре чикле балаларны тәрбияләүче ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтелә

"Ярдәм" фондында яңа социаль проект эшли башлады.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). "Ярдәм" фонды яңа социаль проект башлап җибәрде. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының матбугат хезмәте җитәкчесе Римма Гатина хәбәр итте.

"Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының Дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге базасында оештырылган семинар физик мөмкинлекләре чикле булган балаларның ата-аналары өчен махсус оештырыла, - ди Римма Гатина. - Тумыштан авыру балалар, якыннарының ярдәменә мохтаҗ. Тормыш күрсәткәнчә, андый әти-әниләр үз балаларына һәр очракта да таяныч була алмый, чөнки аларның үзләренә дә психолог ярдәме зарур. Инвалид балаларны тәрбияләгәндә, ата-аналар кызып китүчән, шул сәбәпле, стрессларга, ярсу һәм нәфрәткә бирелүчән була. Болар исә, еш кына гаиләдә низаг чыгуга сәбәп булып тора".

"Ярдәм" оештырган семинарларның максаты - физик мөмкинлекләре чикле балаларның ата-аналарына психологик булышлык күрсәтү, аларның хис һәм ихтыярын җайлау, үз-үзеңне кулда тотуга һәм гаиләдәге низагларны көйләү, хәл кылу ысулларына өйрәтү. Һәр ана белән аерым эш алып барыла.

Белгеч киңәшләренә ихтыяҗ тоючы, гарип бала тәрбияләүче ата-аналар аз түгел. Психологик күнегүләргә йөрүчеләр семинарны бик хуп күрә, мондый проектны оештырган өчен, "Ярдәм"дәгеләргә рәхмәт әйтә. Тиздән, ягъни 2018 елның 2 гыйнварыннан II группа җыелачак, дип белдерде семинарны оештыручылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/25/154951/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев