Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Флера апа Күәмне күрергә тели...

Язмышлар катлаулы, тәкъдирең ничек язылган, шулай гомер итәсең. Күәм авылында туган Флера апа Хәбибуллина (кыз фамилиясе) бүгенге көндә Минзәлә районының Мияш авылында гомер кичерә. "Авылдан чыгып киткәнемә 75 еллап булыр, күбесен хәтерләмим..." , - ди. Әмма аның акылы камил, хәтере бар. Бу видеоны күәмнәр карагыз әле, бәлки Флера апаның берәр...

Язмышлар катлаулы, тәкъдирең ничек язылган, шулай гомер итәсең. Күәм авылында туган Флера апа Хәбибуллина (кыз фамилиясе) бүгенге көндә Минзәлә районының Мияш авылында гомер кичерә.

"Авылдан чыгып киткәнемә 75 еллап булыр, күбесен хәтерләмим..." , - ди. Әмма аның акылы камил, хәтере бар. Бу видеоны күәмнәр карагыз әле, бәлки Флера апаның берәр туганы исәндер, аны белүчеләр бардыр. Флера апаның Күәм авылын кайтып күрәсе килә. Аның әтисе - Сибгатулла, әнисе - Фәйрүзә. "Күәм авылы уртасыннан өстәрәк иде безнең йорт. Туганнарым Сөембикә, Әлфия, Муллагали...Әтием сугыштан агач аяк белән кайтты, башлы кеше иде, авыл советында эшләде", - дип сөйли ул. Күршеләре -Гөлсем апа. Флера апаның сөйләгәнен аны караучы социаль хезмәткәр Зөлфия Гәрәева яздырып алган һәм ул безгә килеп җитте. Видеода Флера апа үз язмышын сөйли. Ишетегез әле аның үтенечен, ул туган авылын күрергә тели...

Сүрия Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Флера апа  Күәмне  күрергә тели...

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев