Галимнәр якын көннәрдә Җирдә булачак магнит давыллары турында кисәтә. Бу хакта "Яңалыклар федераль агентлыгы" хәбәр итә.
Россия Фәннәр академиясенең Лебедев исемендәге Кояш астрономиясе рентген лабораториясе магнит давылларын 24- 27 октябрьгә туры килер дип белдерә. Алар бу күренешне Кояш матдәләре агымы арту белән аңлата.
Галимнәр магнит давылларының ике атна саен кабатлану ихтималын да хәбәр итә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/
Нет комментариев