Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газетабыз уздырган "Мин яратам, мин гашыйк!" бәйгесенә нәтиҗә ясалды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! "Мин яратам, мин гашыйк!" бәйгесенә дә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Бәйгегә 6 газета укучыбыз үзләренең язмаларын юлладылар (atnya-rt.ru сайтыннан таныша аласыз). Бик зур рәхмәт аларга. редакциягә килгән язмаларны караганнан соң, һәр катнашучыга истәлек бүләге тапшырырга булдык. Катнашучылар редакциягә килеп бүләкләрен алып китә алалар. Инде 23 февраль -...

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

"Мин яратам, мин гашыйк!" бәйгесенә дә нәтиҗә ясар вакыт җитте. Бәйгегә 6 газета укучыбыз үзләренең язмаларын юлладылар (atnya-rt.ru сайтыннан таныша аласыз). Бик зур рәхмәт аларга. редакциягә килгән язмаларны караганнан соң, һәр катнашучыга истәлек бүләге тапшырырга булдык. Катнашучылар редакциягә килеп бүләкләрен алып китә алалар.

Инде 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне якынлаша. шул уңайдан "Мин әтинең булышчысы" дигән бәйге игълан иттек. Балаларыбызның әтиләре белән мәш килгән кызыклы мизгелләрен фотога төшереп, тиз арада безгә юллагыз. Нәни булышчыларга башкалар да соклансын. Нәтиҗәсен бергәләп ясарбыз. Фотоларны 26 февральгә кадәр юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев