Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Халыклар дуслыгы” музее директорын Гиннес китабына тәкъдим итмәкчеләр

Бүген Балтач районы Чепья авылында "Халыклар дуслыгы" музее директоры Гарифҗан Галиевнең 90 яшьлегенә багышланган тантана булып узды.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музеена нигез салучы, 50 ел шул музейда директор булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевка 90 яшь тулды. Бүген Чепья мәдәният йортында әлеге олуг шәхескә багышланган "Бөек бәхет - калсын киләчәккә сүнмәс нур булып" дигән чара үткәрелде. Юбилейда Балтач районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, Татарстан Милли музее генераль директоры урынбасары Светлана Измайлова, республиканың төрле районнарыннан килгән музей җитәкчеләре, юбилярның укучылары, хезмәттәшләре һәм район үзешчәннәре катнашты.
"Гарифҗан ага - безнең районыбыз горурлыгы, - диде Илһам Гайнетдинов. - Ул үзенең фидакяр хезмәте белән районыбызны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә танытты. Моннан 50 ел элек үзе нигез салган данлы "Халыклар дуслыгы" музеен 90 яшендә дә җитәкли әле. Һәр иртәне сәгать 7 тулганчы эшкә килә. Районга шалтыратып безнең хәлләрне белешә. Үзенең саллы киңәшләрен җиткерергә дә онытмый. Легендар шәхесебез әле 100 яшенә кадәр музейда эшләр дип өметләнәбез. Аны Гиннесның рекордлар китабына кертергә исәп тотабыз. Аның районда, республикада дан казанган абруена таянып, "Халыклар дуслыгы" музеен кабаттан яңартып заманчалаштырырга да исәбебез бар. Легендар шәхесебез 95 яшьлегенә боларны башкарып чыгар, дип өметләнәбез".
Татарстан Президенты Указы нигезендә икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, медальләр кавалеры Гарифҗан Галиев быел "Татарстан республикасы алдында фидакяр хезмәте өчен" медале белән дә бүләкләнде.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев