Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хуҗалыклар язгы чәчүгә әзер

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендәге делегация район хуҗалыкларында булып, язгы чәчүгә әзерлекне тикшерде.

Министрлыкның механикалаштыру бүлеге вәкиле Илнар Габбасов - техника, ә җир эшкәртү секторы мөдире Ренат Ногманов орлыкларны һәм амбар техникасы әзерлеге белән таныштылар. Аларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Галимҗанов, "Гостехнадзор"ның Әтнә бүлеге җитәкчесе Рафил Сабиров, орлыкчылык инспекциясе җитәкчесе Тәлгать Садыков озатып йөрде.

- Тулаем алганда, район хуҗалыкларында язгы чәчүгә әзерлек югары дәрәҗәдә, - дигән фикердә Казан белгечләре. Алар белән бергә килгән коллегам - "Земля и землица"дан килгән Владимир Белосков та соклануын яшермәде:

- Элеккене җимермичә саклагансыз, кирәген яңарткансыз, - дип куйды.

Аеруча:

- Хуҗалыкларда 98 % тракторлар һәм 100 чәчкечләр әзер, - диюләре ошады.

Шулай да кайбер кимчелекләр бар. Әмма аларны тиз арада төзәтеп була - кайдадыр каток сыйфатлы ук итеп төзәтелмәгән, кайсындадыр сошник дисклары тиешенчә ныгытылмаган... Ә тулаем алсак, республика белгечләрен яңа чәчү агрегатлары, культиваторлар сокландырды. Аннан да бигрәк, бездәге "Кулибин ысулы" белән яңартылган, төзәтелгән, сафка баскан агрегатларга гаҗәпләнделәр. Әйтик, "Шахтер" һәм "Ленин"дагы гидравлик сцепкалы тырмаларны гына алыйк. Хәер, бу хакта газетада да яздык инде - аның белән эшләү тракторчыга да уңайлы, экономия һәм вакыт ягыннан да отышлы. "Таң"да киң итеп ала торган культиваторны аммиак кертә торган итеп көйләү дә моның ачык мисалы.

Ә орлыкларга килсәк, әйтүләренчә:

- Халәтләре - идеаль.

Монда да яңалык - "Тукай"да орлык агулау агрегаты оештырып куйганнар.

Кыскасы, сокланып кына түгел, күп кенә яңалык алып киттеләр тикшерүчеләр. Ә хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлегенә әйләнеп кайтсак, баллар нигезендә иң яхшысы "Ленин"да дип табылды. Аннан кала "Күшәр" хуҗалыгы яхшы әзерлекле. Башкаларны да исәптән чыгарырга ярамый: җиңүчеләрдән әллә ни калышмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев