Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә яңа йорт ачылды: игелекле булсын бу нигез

Шулай ияләнелгән - яңа йортлы булуны шатлыклы вакыйга итеп кабул итәбез. Шимбә көнне әнә шундый очракның шаһите булдым. Район үзәк больницасы каршында - Пролетар урамы 3 "В" адресы буенча өч катлы, өч подъездлы яңа йортны куллануга тапшырдылар. Әлеге йорт­ның фатирларын со­циаль ипотекага алдылар. Биредә барысы 27: бер бүлмәле - 6,...

Шулай ияләнелгән - яңа йортлы булуны шатлыклы вакыйга итеп кабул итәбез.
Шимбә көнне әнә шундый очракның шаһите булдым. Район үзәк больницасы каршында - Пролетар урамы 3 "В" адресы буенча өч катлы, өч подъездлы яңа йортны куллануга тапшырдылар. Әлеге йорт­ның фатирларын со­циаль ипотекага алдылар. Биредә барысы 27: бер бүлмәле - 6, ике бүл­мәле - 15, өч бүлмәле 6 фатир бар.
Бик күңелле узды: тантаналы чарага килгән кечкенә балаларга кадәр әти-әниләреннән шушы йорт, үзләренең фатирлары хакында сораштылар. "Безнең фатир зурмы ул? Анда йок­лыйбыз дамы?" - дип көлдерделәр.
- Зур, иркен фатирларда рәхәтләнеп яшәгез һәм... районыбыз­ның демографиясен уңай якка арттырыгыз, - дип шаяртудан башлады үз сүзен башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Нуриев. Йортның игелекле бу­луын теләп, коммуналь түләүләргә кагылышлы мәсьәләләрне аңлатып үтте. Под­рядчы һәм заказчы да яңа фатирлар алучылар­ны ихлас котладылар. Соңыннан берничә фатирда булдык: подъездга керүгә үк таймер куелган яктылык утлары каршылады, янып каршы алалар да, сүнеп озаталар. Фатирларда шәхси котел, су, электр чыганак­лары. Монда һәр подъезд­да ОДН да каралган. Кыскасы, ошады ул йорт.
Каршыдагы йорт белән икесенә бергә балалар мәйданчыгы да бар. Ә монысы - башкарма комитет җитәкчесе фикеренә иярик - аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев