Кышын кошлар бик кыен хәлдә калалар, аеруча яшьрәкләре.
Менә шул вакытта АДӘМ баласы ярдәм кулы сузса, бу искиткеч зур ярдәм була. Кошларга гына түгел, үзеңә дә. Үзеңә икеләтә ярдәм әле: беренчедән, ашарга килеп ияләнгән кош җимеш агачларындагы кортларны да чүпли, икенчедән, бу гаять зур сәдака. Ягъни, сәдаканың бер төре.
Җимлекнең төре бик күп, әмма асылы - бер үк. Ихлас ярдәм итү. Савабы катлаулы операцияләргә ярдәм акчасы бирүдән әллә ни ким булмас, мөгаен.
Нет комментариев