Ишеттегезме? 144 яшьлек татар вафат
Җәмгыять

Ишеттегезме? 144 яшьлек татар вафат

Ул үз гомерендә 15 хөкүмәт җитәкчесен кичергән.

Әфганстанның Саманган провинциясендә кичә илнең иң өлкән кешесе вафат булды.

144 яшьлек Мәүләви Мөхәммәд Әмин Тотор (Татар) илнең төньягындагы Руйи Ду Аб өязендә тормыштан киткән, дип хәбәр итә Әфганстанның Милли телевидениесе.

«Бөек мәвләви» буларак танылган Мөхәммәд Әмин Тотор Әфганстанның күренекле галимнәреннән һәм аксакалларыннан берсе. 90 ел элек Аманулла хан идарә иткән чорда ул Һиндстанда Деобанд мәдрәсәсен тәмамлаган һәм 15 хөкүмәт идарә иткән чорда яшәгән. Туганнары сүзләренә караганда, Мәүлави Мөхәммәд Әмин дүрт тапкыр өйләнгән һәм балаларының берничә буынын күргән.

Мөселманнарга ярдәм фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин әйтүенчә, 144 яшьлек Мөхәммәд Әмин Тоторо татар милләтеннән булган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/05-01-2022/fganstanda-144-yashend-ilne-i-lk-n-keshese-vafat-bulgan-5846609


Нет комментариев