Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады

Проект авторлары теләгән һәр кешене хезмәттәшлеккә чакыра. Шушы көннәрдә интернетта ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады. Китапханәне Санкт-Петербургтагы Европа Университеты гамәлгә куйды. Университетның тарих факультеты профессоры, проект авторларының берсе Әлфрид Бустанов белдергәнчә, ислам әдәбияты онлайн-китапханәсен булдыру идеясе күптән булган. «Без 2005 елдан экспедицияләргә йөрибез. Бу вакыт эчендә Россия мөселманнарының күп язма...

Проект авторлары теләгән һәр кешене хезмәттәшлеккә чакыра.

Шушы көннәрдә интернетта ислам әдәбияты онлайн-китапханәсе эшли башлады. Китапханәне Санкт-Петербургтагы Европа Университеты гамәлгә куйды. Университетның тарих факультеты профессоры, проект авторларының берсе Әлфрид Бустанов белдергәнчә, ислам әдәбияты онлайн-китапханәсен булдыру идеясе күптән булган.

«Без 2005 елдан экспедицияләргә йөрибез. Бу вакыт эчендә Россия мөселманнарының күп язма мирасын өйрәндек, җыйдык, күчереп алдык. Аларны өстәл астында саклап ятып булмый. Замана алга бара, ул мирасны да заманчалаштырырга кирәк», ̶ ди Әлфрид Бустанов.
Китапханәдәге мирасның төп өлеше гарәп һәм төрек телләрендә. Шуңа күрә китапханә беренче чиратта ислам өлкәсендә эшләүче белгечләргә хезмәт итәчәк. Шулай ук теләгән һәр кешегә дә китапханә ачык булачак.

Әлфрид Бустанов ислам әдәбиятына кагылышлы текстлары һәм киңәшләре булган кешеләрне хезмәттәшлеккә чакыра. Аеруча да электрон версиясе булган текстларга игътибар итәчәкләр. Тулырак мәгълүматны Санкт-Петербургтагы Европа Университеты сайтында табып була.

Чыганак http://tatar-inform.tatar/

Гөлнар Мөхәмәдҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев