Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кабат Әтнәдәге чүп һәм су турында

Матур итеп май бәйрәмнәрен үткәреп җибәрдек. Район оешмалары һәрвакыттагыча үз территорияләрен, билгеләнгән урамнарны ял иттереп җыештырдылар. Тик ул чисталык кына сакланмый. Инде урамның теләсә кайсы җиренә ташланып калган чүп-чарны җыештырып арыган коммуналь хуҗалыкта да әнә шулай диләр. Хәтерләсәгез, "Әтнә таңы" сайтында санитар-чистарту буенча сораштыру игълан итән идек. Сораштыру нәтиҗәләре буенча,...

Матур итеп май бәйрәмнәрен үткәреп җибәрдек. Район оешмалары һәрвакыттагыча үз территорияләрен, билгеләнгән урамнарны ял иттереп җыештырдылар. Тик ул чисталык кына сакланмый. Инде урамның теләсә кайсы җиренә ташланып калган чүп-чарны җыештырып арыган коммуналь хуҗалыкта да әнә шулай диләр.

Хәтерләсәгез, "Әтнә таңы" сайтында санитар-чистарту буенча сораштыру игълан итән идек. Сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның шактые тирә-ягын җыештырмаучыларга карата штраф санкцияләре куллануны кертергә кирәк дип саный. Башкача урамдагы чүп-чардан котылып булмыйдыр мөгаен.

Инде күп тапкырлар хәбәр ителде: район үзәгендә капчыкларга салынган чүп-чарны график буенча чәршәмбе һәм җомга көннәрне генә җыела, дип әллә ничә тапкыр яздык. Аңлаттык. Алдан ук чыгарып куярга ярамый. Соңга калып чыгарсагыз, тагын да хәтәррәк - димәк бу чүп бөтен Олы Әтнәгә таралачак!

Кызганычка каршы, бу хакта никадәр генә язсак та, адәм баласы һаман киресен эшли. Юка пакета салынган чүпләрне атнаның теләсә кайсы вакытында урам башларында күргәч, .

Урамда очып йөргән чүп-чар да, кеше капка алдын, зиратларны оешмалар җыештыру да әтнәләрне бер дә бизәми, җәмәгать. Башка авылларда болар белән бәйле бер проблема да юк.

Бездә шулай гадәтләнелгән, чүп-чарны искә алуга, су турында да язарга кирәк. Электән шулай ияләнгәннәр, суүткәргечкә законсыз гына тоташып, бакчага сиптерергә тырышучылар күп. Әмма хәзер элекке суүткәргеч түгел, басым гаять көчле. Шуның аркасында күпме кешегә зыян килә: "Су бик килми башлады", дип зарлануларны ишеткәнегез бардыр. Иң куркынычы - янгын куркынычсызлыгы буенча каралган гидрантларда су кими. Ихлас мәгәр - нәкъ мәкальдәгечә: берничә шакшы сыер бөтен көтүне буйый.

Хәзер замана икенче, үзгәрешләр бик күп. Менә шул нигездә, законны бозмыйча яшәргә кирәк. Кызганычка каршы, һаман элеккечә фикер йөртүчеләр, урларга тырышучылар, башкаларга төкереп караучылар бар әле. Хурлык бу, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев