Карт килен язмалары
...Әнекием мунчага әзерләнә, ә миңа өч җәймә токмач кисәргә кушып калдырды. Мин 16 яшьтән өйдән чыгып киткән бала. Нинди анда токмач кисү, 20 яшьтән кияүсез калам бугай дип, тормыш корган. Әнинең кискәнен күргәнем бар. Әйтә алмыйм бит инде, мин кисә белмим,дип. Яхшылап өч җәймәне матур итеп кистем һәм кайнанамның мактавын...
...Әнекием мунчага әзерләнә, ә миңа өч җәймә токмач кисәргә кушып калдырды. Мин 16 яшьтән өйдән чыгып киткән бала. Нинди анда токмач кисү, 20 яшьтән кияүсез калам бугай дип, тормыш корган. Әнинең кискәнен күргәнем бар. Әйтә алмыйм бит инде, мин кисә белмим,дип. Яхшылап өч җәймәне матур итеп кистем һәм кайнанамның мактавын көтеп , янына бастым. Әнекием токмач янына килде дә, аптырап: "Ә-ә, сездә шулай кисәләрмени?"- диде. Калын-калын, киң токмачлар җәелешеп ята иде кунада. 50 елга якын бу вакыйга күңелемдә саклана.
Сүкмәде әнекием, әрләмәде, яшь киленне кимсетмәде. Ничек бар, шулай ашка салып токмачны пешердек. Кич белән яшьләр килде. Мин читтән генә кунакларның аш ашауларын күзәтәм. Солдатны озатырга килгән егетләр кашыктан асылынып төшкән токмачны...- Күлле Киме авылында яшәүче Саймә апа Сабированың бу язмасын "Әтнә таңы"ның 30 март саныннан укыгыз.
Фото интернеттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев