Күлле Кимедә ифтар мәҗлесе узды
Күлле Киме авылында ифтар ашы узды, дип хәбәр итә авылның мәдәният йорты директоры Чулпан Сәләхова.
Изге рамазан аенда авыл өлкәннәре өчен оештырылган мәҗлеснең иганәчеләре Наил абый Сабиров һәм "Дусым" хуҗалыгы булган. Табынны әзерләүгә укытучылар Саймә, Рузалия, Гөлфия, мәктәп пешекчеләре Гөлнара, Рузалия, Гүзәл ханымнар аеруча зур өлеш керткәннәр. 60лап кеше өчен мәҗлес оештыруда авыл мулласы Галимҗан хәзрәтнең, ветераннар советы рәисе Саимә Сабированың, авыл җирлеге башлыгының ярдәме зур булган. Ифтарда район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять идарәчесе, хөрмәтле аксакалыбыз Наил Сабиров та катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев