Өлкәннәрне хөрмәтләп
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, авыл җирлекләрендә алар өчен концертлар оештырыла, чәй табыннары әзерләнә. Шушы уңайдан, Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында бәйрәм чаралары уза. Якшәмбе көнне, сәгать 9.00дә чәй эчү оештырыла. 10.00дә Казаннан килгән җырчылар: Резеда Шәрәфиева, Гөлшат Имамиева,...
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан, авыл җирлекләрендә алар өчен концертлар оештырыла, чәй табыннары әзерләнә.
Шушы уңайдан, Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында бәйрәм чаралары уза. Якшәмбе көнне, сәгать 9.00дә чәй эчү оештырыла. 10.00дә Казаннан килгән җырчылар: Резеда Шәрәфиева, Гөлшат Имамиева, Вәис Бәйрәмов, Рөстәм Насыйбуллин, Фердинанд Фәтхи, Равил Харисов һәм «Веселые волгари» ансамбле чыгышы башлана. Концертны Гүзәл Мостафина алып барачак. Концерттан соң, өлкәннәргә яңа чыккан «Айсылу» фильмы күрсәтелә.
"Өлкәннәр өчен район эчендә махсус автобус йөриячәк. Килергә теләге булган өлкәннәр рәхим итсен", - дип хәбәр иттеләр безгә Олы Әтнә авыл җирлегеннән.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеге уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев