Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марат Әхмәтов Татарстан авыл хуҗалыгының иң яхшы 100 хезмәткәрен бүләкләде - алар арасында әтнәләр дә бар!

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры бүләкләнүчеләрне “алтын йөзлек” дип атады. "Бүләкләнүчеләр арасында дистәгә якын Әтнә районы белгече дә бар, исемнәрен соңрак язарбыз." (С.М.)

21 декабрьдә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында “Татарстан республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәрләре” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде. Бәйгенең төрле номинацияләрендә йөз авыл хезмәткәре җиңгән.

“Иң зур мәсьәлә – яшь сәләтләрне авылларда ук күреп алу һәм, ихтыяҗларын аңлап, алар белән бергә эшләү. Яшь белгечләрнең әһәмиятен тану кирәк”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Җиңүчеләр “Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы инженер”, “Иң яхшы зоотехник”, “Селекция белгече”, “Иң яхшы мал табибы”, “Иң яхшы икътисадчы”, “Иң яхшы хисапчы”, “Авыл хуҗалыгында хезмәт иминлеге белгече”, “Иң яхшы кадрлар бүлеге хезмәткәре” номинацияләрендә бүләкләнде.

Марат Әхмәтов бүләкләнүчеләрне “Алтын йөзлек” дип атады.

Татарстан Президенты карары буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бухгалтерлык исәбе һәм хисаплылык бүлеге әйдәп баручы белгече Гүзәл Гариповага “Татарстан республикасы атказанган икътисадчысы” мактаулы исеме бирелде. 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/21/177550/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев