Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов: ТР медицина учреждениеләрендә Covid-19ны дәвалау өчен барлык шартлар бар

Республикада хастаханәләр тулысынча медицина персоналы белән тәэмин ителгән.

Татарстанның барлык медицина учреждениеләре кирәкле җиһазлар, дару препаратлары, шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга төбәкләрдә медицина учреждениеләрен төзү һәм үзгәртеп кору барышы турында хәбәр итте.

«Иң мөһиме - квалификацияле персонал тулысынча комплектланган. 4 мең 815 белгеч тулысынча өйрәнү һәм кирәкле яңадан әзерләнүне узды», - диде ул.

Коронавирус инфекциясе булган пациентларга махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен 3049 урынга 26 дәвалау учреждениесе билгеләнде. 1485 койка үпкәгә ясалма сулыш алдыру (ИВЛ) аппаратлары белән тәэмин ителгән.

«Хәзерге вакытта 1,4 мең урынга 12 госпиталь җәлеп ителгән, калганнарын без ихтыяҗ буенча берничә сәгать эчендә җәелдерә алабыз», — диде ТР Президенты.

https://tatar-inform.tatar/news/health/17-04-2020/mi-nehanov-tr-meditsina-uchrezhdeniel-rend-covid-19ny-d-valau-chen-barlyk-shartlar-bar-5737179

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев