Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп янында алкоголь сату кабат рөхсәт ителерме

Мәктәп һәм хастаханә яннарында алкоголь сата башлау яңадан рөхсәт ителергә мөмкин. Тәкъдим Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан яңгыраган. (Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы медицина һәм мәктәп оешмаларыннан 50 м читтә алкогольне сата башлауны рөхсәт итү тәкъдиме белән чыгыш ясаган, дип хәбәр итә "Известия"....

Мәктәп һәм хастаханә яннарында алкоголь сата башлау яңадан рөхсәт ителергә мөмкин. Тәкъдим Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан яңгыраган.

(Казан, 13 февраль, "Татар-информ"). Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы медицина һәм мәктәп оешмаларыннан 50 м читтә алкогольне сата башлауны рөхсәт итү тәкъдиме белән чыгыш ясаган, дип хәбәр итә "Известия". Бинаның тибына карап, кайбер очракларда бу ара 10 м га кадәр кыскарырга мөмкин.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бу инициативасын ялган алкоголь сатуны киметү максатына бәйләп аңлата. Хәзерге вакытта закон буенча алкогольне "Балалар, белем бирү, медицина учреждениеләрендә, мәдәният, спорт, хәрби объектларда, базарларда, вокзалларда, аэропортларда, гражданнар күпләп җыелган һәм зур куркыныч тудырган урыннарда" сату тыела.

Бу территорияләрнең радиусын Хөкүмәт карары нигезендә җирле хакимият билгели. Аның буенча максималь ераклык 1 км тәшкил итә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев