Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәртәбәле хөкемдарлар югары бәя бирде - фоторепортаж

12 март көнне Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы "Ашыт"спорткомплексы базасында урта профессиональ белем бирү уку йортлары арасында узучы республикакүләм спартакиада кысаларында волейбол ярышларының зона этабын уздырды. Бирегә 5 уку йорты - Саба аграр көллияте, Кукмара аграр көллияте, Арча педагогия көллияте, Арча агросәнәгать көллияте һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы икешәр команда чыгарды....

12 март көнне Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы "Ашыт"спорткомплексы базасында урта профессиональ белем бирү уку йортлары арасында узучы республикакүләм спартакиада кысаларында волейбол ярышларының зона этабын уздырды.

Бирегә 5 уку йорты - Саба аграр көллияте, Кукмара аграр көллияте, Арча педагогия көллияте, Арча агросәнәгать көллияте һәм Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы икешәр команда чыгарды.

Уеннарның хөкемдарлары - республиканың Волейбол федерациясенең республикакүләм судьясы Хөсәенов Халит Харис улы, 1 категорияле судья Гыйниятов Илшат Илдус улы һәм МФСО "Буревестник"тан Дерябин Тимур Владимирович. Алар уенчыларның әзерлегенә, уеннарына һәм оештыруга бик югары бәя бирделәр.

"Уеннар бик кискен барды, хәтта кайсы команданың җиңәсен уен азагына кадәр билгеләп тә булмады", - диде судья Халит Харис улы.

Чынлап та шундый кискен мизгелләре булды уенның, ул күз яшьләре, соңгы чиккә җиткәнче тартышу... - болар берсе дә онытырлык булмады.

Һәр уенның җиңүчесе була, без дә әлеге бәйгенең җиңүчеләре өчен ихлас сөендек. Үзебезнекеләр өчен шатландык.

Кызлар арасында: 1 урында - Арча педагогия көллияте, 2 урында - Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы, 3 урында - Арча агросәнәгать көллияте.

Егетләр арасында: 1 урын - Арча педагогия көллияте. 2 урын - Саба, 3 урын - Кукмара егетләре.

Шунысын да искәртеп үтәсе килә, 1 урын яулаган Арча педагогия көллияте командасында безнең районның 4 егете уйнады. Бу үзе үк безгә бирелгән бәя булды.

Фәридә Хәсәнова,

Г. Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының директор урынбасары.

Автор фотоларында уенның кискен, хәлиткеч мизгелләре чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев