Олпат галим канәгатьтер...
Арча районының Ташкичү авылында узган, Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә Әтнәләр, галимнең якташлары сынатмады. Киресенчә, укучыларыбыз үзләренең белемнәре, күпкырлы эшчәнлекләре белән танылдылар. "Шиһабетдин Мәрҗанинең күпкырлы эшчәнлеге"- Мостафина Әдилә, 8 класс- 2 урын Әтнә муниципаль районы , Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе", укытучысы Фазлиева Рәмзия Габделбәр кызы,...
Арча районының Ташкичү авылында узган, Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә Әтнәләр, галимнең якташлары сынатмады. Киресенчә, укучыларыбыз үзләренең белемнәре, күпкырлы эшчәнлекләре белән танылдылар.
"Шиһабетдин Мәрҗанинең күпкырлы эшчәнлеге"- Мостафина Әдилә, 8 класс- 2 урын Әтнә муниципаль районы , Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе", укытучысы Фазлиева Рәмзия Габделбәр кызы,
"Татар әдәбияты һәм сәнгатендә, якташларыбыз иҗатында - Шиһабетдин Мәрҗани образы"- Гыйззәтуллина Лилия, 9 класс укучысы, 3 урын, Әтнә муниципаль районы , Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе", укытучысы Сәфәров Рубис Идрис улы,
"Ш.Мәрҗанинең гыйльми хезмәтләре"- Мортазина Сөмбел, 10А классы укучысы, 3 урын, Әтнә муниципаль районы , Олы Әтнә урта гомуми белем мәктәбе, укытучысы Хәбибуллина Гөлара Мансур кызы;
" Ш.Мәрҗани һәм аның даирәсе" - Галиәхмәтова Дилә, 11 класс укучысы, . 2 урын, Әтнә муниципаль районы, Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе, укытучысы - Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы.;
"Ш.Мәрҗанинең китапханәсе"- Сафина Әдилә, 7класс укучысы, 2 урын, Әтнә муниципаль районы Күлле Киме мәктәбе, укытучысы Сафина Римма Ришат кызы;
"Мәрҗани һәм татар иҗтимагый фикере" секциясендә " Җисме үлек, исме терек бу хәзрәтнең Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм" темасы белән 8,9,10, 11 сыйныф укучыларын күпкә артта калдырып, Күәм урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Хөснетдинова Ландыш - 2 урын, укытучысы Садриева Алия Габдулла кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев