Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оныкчык – ничәнче буын?

Тормышыбызда гел үзгәрешләр булып тора. Шуңа мөнәсәбәтле телебездә яңа сүзләр барлыкка килә. Әйтик, менеджер. Бер сүз белән татарчага тәрҗемә итеп тә язылмый. Муниципаль берәмлек нәрсә аңлата? Әйтик, Күшәр авыл муниципаль берәмлеге. Кая барасың? Берәү дә хәзер Күшәр җирле муниципальлегенә барам дими, гап-гади авыл советына, ди. Бу аңлашылмый торган сүзләр Европа...

Тормышыбызда гел үзгәрешләр булып тора. Шуңа мөнәсәбәтле телебездә яңа сүзләр барлыкка килә.
Әйтик, менеджер. Бер сүз белән татарчага тәрҗемә итеп тә язылмый. Муниципаль берәмлек нәрсә аңлата? Әйтик, Күшәр авыл муниципаль берәмлеге. Кая барасың? Берәү дә хәзер Күшәр җирле муниципальлегенә барам дими, гап-гади авыл советына, ди. Бу аңлашылмый торган сүзләр Европа илләренә иярү. Компьютер сүзен алыйк. Аны санак дип яза башлаганнар иде. Батмады.
Хәзер үзебезнең сүзләргә күчик. "Дәү әти", "дәү әни" дип әйтүләр гадәткә керә бара. Дәүнең синонимы зур. Зуры булгач, кечкенәсе дә булырга тиеш бит инде. Берәү дә кечкенә, нәни әти, яки кечкенә әни дип әйтми бит. Ә бит телебездә авыз тутырып әйтеп була торган бабай һәм әби сүзләре бар. Хәзер газеталарда онык һәм оныкчык атамалары күренә. Оныгын мин аңлыйм, өченче буын. Бабай, малай һәм аның улы. Ә оныкчыгы ничәнче буын була инде, дүртенчеме, әллә бишенчеме? Белмәссең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев