Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республикада 736,5 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә

Агымдагы елның тугыз аенда терлекчелек тармагында башкарылган эшкә йомгак ясалды. Реклама (Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Агымдагы елның 1 октябренә булган мәгълүматларга караганда, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 736,5 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 244,4 мең баш сыер исәпләнә. Татарстанда 973,7 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 105...

Агымдагы елның тугыз аенда терлекчелек тармагында башкарылган эшкә йомгак ясалды.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Агымдагы елның 1 октябренә булган мәгълүматларга караганда, республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 736,5 мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 244,4 мең баш сыер исәпләнә. Татарстанда 973,7 мең тонна сөт (узган елның шушы чорына карата 105 процент), 284 мең тонна терлек һәм кош ите (102 процент) җитештерелгән. Бу хакта бүген Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган киңәшмәдә белдерделәр. Эшлекле чарада агымдагы елның тугыз аенда терлекчелек тармагында башкарылган эшкә йомгак ясалды. Очрашуны авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде, дип яза әлеге идарә матбугат хезмәте.

Узган ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләрнең баш саны Зәй, Сарман, Яңа Чишмә, Балтач, Кукмара, Саба районнарында арткан. Ә сөт җитештерү буенча алдынгылардан Зәй, Әтнә, Әлки, Кукмара, Балык Бистәсе һәм Теләче районнары билгеләп үтелгән. "Шул ук вакытта Кама Тамагы, Арча, Тукай, Апас һәм Буа районнарында сөт җитештерү кимегән", - дип белдерә Нәҗип Хаҗипов.

Министр урынбасары сөйләгәнчә, 6 октябрьгә республикада сөтне сатып алуның уртача бәясе бер килограмм өчен 23,61 сумны тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында өченче урында тора.

Шулай ук Нәҗип Хаҗипов авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру мәсьәләләренә тукталды. Ул авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре игътибарын товарның саклыгын тәэмин итүгә юнәлтте.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/10/150009/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев