(Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Надежда Гордеева). 27 апрельгә каршы төндә Рига - Казан - Рига халыкара даими авиарейсы ачылды. Латвия башкаласыннан Казанга ясалган беренче рейста тормыш иптәше белән Рига шәһәре мэры Нил Ушаков та бар иде.
"Казан" халыкара аэропортында мактаулы кунакларны Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алды.
Татарстан башкаласына Ригадан даими рейслар атнага ике тапкыр ясалачак. Ригадан самолет якшәмбе һәм чәршәмбедә 23.35 сәгатьтә очып китеп, Казанга икенче көнне 2.00 сәгатьтә килеп җитәчәк. Ә Татарстан башкаласыннан очып китү вакыты дүшәмбе һәм пәнҗешәмбегә 3.20 сәгатькә билгеләнгән. Самолет Ригага 6.20 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Нет комментариев