Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия хезмәт министрлыгы ярлылар санын 7–8 процентка кадәр киметү максатын куйган

Максим Топилин белдерүенчә, Россия 6-7 ел эчендә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр санын киметергә тиеш. (Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин белдерүенчә, Россия 6-7 ел эчендә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр санын киметергә тиеш. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Аның сүзләренчә,...

Максим Топилин белдерүенчә, Россия 6-7 ел эчендә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр санын киметергә тиеш.

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ"). Россия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Максим Топилин белдерүенчә, Россия 6-7 ел эчендә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган кешеләр санын киметергә тиеш. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, хәзер бу параметрлар 13 һәм 14 процентта. Ярлылар саны 8-9 проценттан, хәтта 7-8 проценттан артмаска тиеш.

Искәртеп узыйк, Россия Президенты Владимир Путин, "Бердәм Россия" съездында чыгыш ясаганда инфляция белән эшләгән кебек үк ярлылык белән дә максатчан эшләргә кирәклеген җиткергән иде.

Алдан Россия Хисап палатасы башлыгы Татьяна Голикова илдә 20 миллионнан артык кешенең керемнәре яшәү минимумыннан түбән булып, фәкыйрьлек чигендә яшәвен белдергән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/23/154877/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев