«Россия почтасы» ярты миллиард сум акча откан клиентны эзли
Джекпотны федераль каналларның берсендә 5 ноябрьдә уйнаталар.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия почтасы» быелның көзендә Воронеж өлкәсендә почта бүлегендә лотерея билеты сатып алган кешене эзли, дип яза «Известия».
Нәтиҗәдә, әлеге гражданин 506 миллион сум акча ота - джекпотны федераль каналларның берсендә 5 ноябрьдә уйнаталар.
«Россия почтасы» призга ия булган кешенең хәбәр салуын сорый.
Быелның августында Түбән Новгород кешесе дә бәхетле лотерея билеты сатып алган - ир-ат 2 363 48 сум акча откан иде.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151947/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев