Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия туристларын Вьетнамдагы җимергеч тайфун турында кисәттеләр

25 декабрьгә каршы төндә куркыныч туарга мөмкин булган районнардан 700дән артык кешене эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Ростуризм Вьетнамның көньяк ярына 25-26 декабрьдә якынлашачак "Тембин" тайфуны турында кисәтә. Бу хакта "Известия" яза.

Ведомство хәзерге вакытта Вьетнамда булган яки барырга планлаштырган Россия туристларын әлеге мәгълүматны исәпкә алып, тиешле саклык чаралары күрергә чакыра.

Тайфун көчле яңгырлар һәм өермәле җил алып килә. Бәла-каза Баклиеу, Бария-Вунгтау, Камау, Киензянг, Тиензянг, Шокчанг провинцияләренә, шулай ук Хошимин шәһәренә кагылачак.

25 декабрьгә каршы төндә куркыныч туарга мөмкин булган районнардан 700дән артык кешене эвакуацияләгәннәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/25/154999/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев