Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин

Роскомнадзор җитәкчесе ачыклык керткәнчә, «Элемтә турында»гы законга тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк.

(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә балалар өчен SIM-карталар барлыкка килергә мөмкин. Роскомнадзор җитәкчесе Александр Жаров шундый тәкъдим белән чыкты, дип хәбәр итә RSN.

Аның сүзләренчә, биредә төп проблема - әлеге «симкалар»ның балаларның әти-әниләренә рәсмиләштерелүендә.

«Барлык элемтә операторларында да булган функцияне закон нигезендә беркетергә вакыт җитте дип саныйм. Әмма алардан (балалар өчен SIM-карталар) бик азлар гына файдалана», - дип белдерде ведомство башлыгы.

Роскомнадзор җитәкчесе ачыклык керткәнчә, «Элемтә турында»гы законга тиешле төзәтмәләр кертергә кирәк. Ул әлеге мөмкинлекне Дәүләт Думасының язгы сессиясендә карарга тәкъдим итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151971/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев