Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә электрон хезмәт кенәгәләре 2019 елда барлыкка килергә мөмкин

Бу хактагы канун проектлары һәм актлары барлык федераль хезмәтләргә, хакимият органнарына җибәрелгән.

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы федераль министрлыклар һәм идарә тармакларына электрон хезмәт кенәгәләренә күчү концепциясен юллаган. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.

Ике дата - 2019 елның 1 гыйнвары яки 2020 елның 1 гыйнварында бу проектны гамәлгә ашыру турында фикер алышалар, дип белдергән РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова.

"Шул хактагы канун проектлары һәм актлары барлык федераль хезмәтләргә, хакимият органнарына таратылды. Барысы да караячак, тәкъдимнәр кертәчәк, чөнки ул бик зур пакет, бик күп нормаларга кагыла", - диде Ельцова.

Идарә тармагы тәкъдимнәрен ай дәвамында җибәрергә тиеш, чөнки пакет норматив актларының күпсанлы проектларыннан тора, аларны өйрәнү өчен вакыт кирәк булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/08/151903/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев