Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 белән авыру күрсәткеченең иң югары ноктасына җитмәдек әле

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республиканың сәламәтлек саклау системасы яңа куркыныч янауга тулысынча әзер.

Татарстанда әлегә коронавирусны профилактикалау белән бәйле чикләү чараларын туктата алмый, чөнки республикада авыручылар санының иң югары ноктасы узмаган әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Авырулар санының иң югары ноктасына җитмәдек әле. Бу хакта Россия Президенты да әйтте. Мәскәүдән дулкын башка регионнарга китә. Шуңа күрә, кызганычка каршы, без әлегә чикләү чараларын  туктата алмыйбыз. Мин рәсми рәвештә Татарстан халкына мөрәҗәгать итәм — болар барысы да сезнең сәламәтлегегез һәм якыннарыгызның саулыгы өчен эшләнә. Һәр инфекцияле кеше башка кешеләр өчен куркыныч", - диде ул.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республикада күрелә торган чаралар коронавирус таралу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән. "Белгечләр безнең пиктан ерак булуыбызны әйтә. Математика модельләре дә, төрле тикшеренүләр дә бар. Әмма без үзебезгә катгыйрак якын килсәк, югалтуларыбыз да азрак булачак", - дип аңлатты республика җитәкчесе.

Шуның белән бергә Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау системасының яңа куркыныч янауга тулысынча әзер булуын, предприятиеләр, шәһәр һәм районнар дәрәҗәсендә кирәкле эш оештырылуын билгеләп үтте. «Кичә без Түбән Кама районында ике эре производство эше белән таныштык. Проблеманың җитдилеге аңлыйлар дип әйтергә була. Мин барлык коллегаларыбызга да рәхмәт белдерәм. Хокук саклау системасына аеруча зур йөкләнеш: Эчке эшләр Министрлыгы, Росгвардия һәм башка структуралар. Без күрергә мәҗбүр булган чараларның барысына да ошамавы аңлашыла", - дип ассызыклады республика җитәкчесе.

https://www.tatar-inform.ru/news/official/18-04-2020/minnihanov-pika-zabolevaniya-po-covid-19-my-esche-ne-dostigli-5737238 файдаланылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев