"Үртәм генә калды"
Күәм авылында кичә сайлау алды концерты булды. Әтнә дәүләт драма театры артистлары чыгышына кадәр авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллинның чыгышын тыңладык. Ул авыл җирлегенең яшәеше белән таныштырып үтте. Аның чыгышын Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Айрат Каюмов дәвам итте. Коры чыгышлар гына булмады ул, ара-тирә кара-каршы сөйләшүгә дә...
Күәм авылында кичә сайлау алды концерты булды. Әтнә дәүләт драма театры артистлары чыгышына кадәр авыл җирлеге башлыгы Реваль Гатауллинның чыгышын тыңладык. Ул авыл җирлегенең яшәеше белән таныштырып үтте. Аның чыгышын Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Айрат Каюмов дәвам итте. Коры чыгышлар гына булмады ул, ара-тирә кара-каршы сөйләшүгә дә әйләнеп алды. Район хакимияте башлыгы Г.Хәкимовка рәхмәтен җиткерүчеләр дә булды. Җитешсезлекләр дә сөйләшенде. Үртәмнең юлсыз икәнлеге дә кузгатылды. "Үртәм, Күлле Киме авыл җирлегенә кергән Бактачы, Яңа Бәрәскә авылларының юлсыз тилмерүе дә искә алынды. Башка җирдә эшләнеп беткәч, чират хәзер сезгә кала. Башкача була алмый бит инде. Тагын бер 3 ел узса, барыбыз да юллы булып бетәрбез, Алла боерса",- дип сөйләде Айрат Фәнил улы. Халык белән мондый очрашулар кирәк инде ул...
Ә соңыннан артистлар үзләренә каратты. Карарлык шул алар. Бернинди кабатланган чыгышлар юк. җырлары да моңа кадәр ишетелмәгән. биюләре күз күрмәгән...Шамакайлары да яңа...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев