Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабыйларга бүләккә

Күәм балалар бакчасы районда иң зур бакчаларның берсе булып тора. Бүгенге көндә әлеге бакчага барысы бергә 38 бала йөри. 1989 елда ачылган балалар бакчасы заманында 90 балага исәпләнеп төзелгән булган. Бакчага кайчандыр шуның кадәр бала йөргәндерме юкмы, әмма соңгы елларда балалар саны 40тан әллә ни артмаган. Сабыйларга тугыз кеше хезмәт...

Күәм балалар бакчасы районда иң зур бакчаларның берсе булып тора. Бүгенге көндә әлеге бакчага барысы бергә 38 бала йөри.
1989 елда ачылган балалар бакчасы заманында 90 балага исәпләнеп төзелгән булган. Бакчага кайчандыр шуның кадәр бала йөргәндерме юкмы, әмма соңгы елларда балалар саны 40тан әллә ни артмаган. Сабыйларга тугыз кеше хезмәт күрсәтә - өч тәрбияче, ике тәрбияче ярдәмчесе, пешекче, завхоз-кер юуучы, ярдәмче эшчедән торган коллективны 1996 елдан Гөлфия Шәһидуллина җитәкли.
Елның-елында төрле бәйгеләрдә, семинарлар­да катнашып килгән балалар бакчасы коллективының уңышлары да байтак. Өч дистә елдан артык вакыт эчендә берничә буын балалар тәрбияләп чыгарган бакчага быел капиталь ремонт ясалачак. Моның буенча биредә төзекләндерү эшләре март ахырында башланып та киткән инде. Бакчаның авыл фельдшерлык-акушерлык пункты урнашкан ягыннан тотынганнар төзүчеләр. Берничә ел элек Күәмдә мәдәният йортын аякка бастырган бригада хезмәт куя биредә. Арча егетләре. Пункт ягы - бинаның 55 квадрат метр тирәсе өлеше авыл китапханәсе итеп үзгәртелә. Биредә шулай ук уку залы да булыр дип көтелә. Икенче өлешендә СанПиН таләп­ләренә туры китереп эшләнгән кухня урнашачак. Анда кайнар һәм салкын цехлар, савыт-саба юуу урыны, азык-төлекне беренчел эшкәртү бүл­мәсе, товар кабул итү өчен махсус урыннар бул­дырылачак. Хәзерге аш­ханә урыны исә балаларның сәламәтлекләрен кайгыртып тору өчен медосмотр бүлмәсе итеп үзгәртелә. Билгеле, бакча бинасының эчендә дә зур үзгәрешләр булачак. Бар җиргә дә косметик ремонт эшләнәчәк, канализация, су яңача кертелеп, ут чыбыклары да яңаларына алыштырылачак. Ишек-тәрәзәләр дә яңача эшләнеп, җылы идәннәр булыр дип көтелә.
Капиталь ремонт Президентыбыз Рөс­тәм Мин­­­­нехановның бала­лар бак­­­чаларына карата кабул ителгән програм­масы ни­гезендә һәм билгеле ин­де, район хакимия­­те­нең турыдан-туры яр­­дәме белән тормышка ашы­­­рыла. Төзелеш эш­лә­ре 1 сентябрьгә тәмамланып, балалар бак­часы кулланылышка тап­шы­ры­лыр дип көтелә.
"Күәм балалар бакчасына капиталь ремонт күптән таләп ителә иде. Хөкүмәтебез тарафыннан мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждение­ләрен яңар­ту, сабыйлар өчен та­гын да уңай шартлар тудыру буенча зур кү­ләм­дә эш алып барыла. Районыбызның күп кенә балалар бакчаларында ремонт һәм яңарту эш­ләре башкарылды.
Быелгы уку елында исә Күәм һәм Ташчишмә авылла­рында төзекләндерү эш­ләре алып барыла. Ташчишмәдә моңарчы балалар бакчасы юк иде, авыл халкы соравы буенча берничә авыл сабыйлары өчен башлангыч мәктәп бинасы яңартыла. Шулай ук күмәк хуҗалык ярдәме белән Бәрәскә балалар бакчасының кухня ягына да ремонт ясалды", - ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Әхмадуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев