Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сенаторлар аракының градусын киметергә тәкъдим итте

Киләсе елда исерткеч эчемлектә этил спирты күләме 37,5 процент тәшкил итәргә мөмкин.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Сенаторлар Сергей Рябухин, Евгений Бушмин һәм Виталий Шуба, аракының минималь катылыгын 37,5 градуска кадәр киметү өчен, «Этил спирты җитештерү һәм аның әйләнешен җайга салу турында»гы канунга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте, дип яза «Известия».

Канунга төзәтмәләр 2018 елның 1 июлендә үз көченә керер дип көтелә. Парламентарийларның канун проекты Дәүләт Думасында 9 декабрьдә теркәлгән.

Азрак градуслы аракының тәме 40 градуслы спиртлы эчемлеккә караганда йомшаграк булачак, дип хәбәр итте туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлекнең куркынычсызлыгы Федераль тикшеренү үзәгенең ликер-аракы җитештерү технологиясе лабораториясе башлыгы Наталья Головачева.

Исерткеч эчемлекнең катылыгын киметү өчен өстәмә чыгымнар сарыф ителмәячәк, шунлыктан бу аны җитештерүдә бөтенләй диярлек чагылыш тапмаячак, диде технолог.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/26/155016/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев