Син бураннан мине эзләп таптың
Эзләмәдем юкса мин сине...
Керефегеңә кунган ап-ак бәсләр
Шундый серле иде...сөйкемле
Шыгыр-шыгыр килгән кар тавышы
Безгә гүя шигырь сөйләде...
Ул чагында әле минем йөрәк
Бәхет ни икәнен белмәде.
Кулларымны алып җылытканда
Әллә нәрсә булды....сизмәдем,
Куллар түгел,җаннар кушылдылар
Хәбәр итеп бәхет килгәнен.
Шул минуттан мин кышларны...
Син бураннан мине эзләп таптың
Эзләмәдем юкса мин сине...
Керефегеңә кунган ап-ак бәсләр
Шундый серле иде...сөйкемле
Шыгыр-шыгыр килгән кар тавышы
Безгә гүя шигырь сөйләде...
Ул чагында әле минем йөрәк
Бәхет ни икәнен белмәде.
Кулларымны алып җылытканда
Әллә нәрсә булды....сизмәдем,
Куллар түгел,җаннар кушылдылар
Хәбәр итеп бәхет килгәнен.
Шул минуттан мин кышларны көтәм
Парлап бураннардан атларга
Мин сүз бирәм...нинди чагымда да
Мәхәббәтне мәңге сакларга
Нет комментариев