Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәрдә, Бәхтияр, Комыргуҗа, Мәрҗән...

Нинди авыллар, "Нишләгән болар?"- дисезме? Районыбызның "Изгелек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге авылларны әйләнеп кайтты.

     Давыл  бик көчле булды, зыян шактый килде, әле бит арабызда ялгыз көн итүче әби-бабайлар бар. Аларның хәлләре ничек, зыян килмәгәнме? "Изгелек" үзәге белгече Гөлшат Галимҗанова районыбызның Сәрдә, Бәхтияр, Комыргуҗа, Мәрҗән, Ябынчы, Иске Мәңгәр авылларында булып, ялгыз көн итүче өлкәннәр белән очрашып, хәлләрен белешеп кайтты.

- Үзебезнең тәрбиядә булган өлкәннәрне күреп сөйләштем. Аллага шөкер,  давылдан зыян күрүчеләре юк. Бар кайсының бакчасына боз эләккән, кайсының вак- төяк әйберләрен җил очырткан. Ә каралты-кура, йорт- лапасларга зыян килмәгән. Үзләре дә исән-саулар,- ди Гөлшат Галимҗанова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев