Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табак, шакмак җыючы Асия әби... - менә кайда ул бәйрәм

Сабантуйлар үткәрәбез, алдан хәлдән тайганчы әзерләнәбез, бөтен шартын китерергә тырышабыз.

    Һәм шул бәйрәм башлангач, мәйдан эченә керергә куркып утырабыз. Ярар микән, килешер микән, ни әйтерләр икән... - читтән карап торып кайтабыз. Уртага кыюлар, җитезләр чыга, ә калганнар басып  карап тора. Шулай үтә бәйрәмнәр.

    Аннан соң "Бу  Сабантуйлар халык өчен үткәрелми...", дип түгәрәкләп бәяләп тә куябыз. Дөреслек тә юк  түгел.  Килә бит үзебезчә бәйрәм итәсе, шулаймы, килә. Әйтмәсәгез дә беләм. Арыдагы менә бу бәйрәмне карагач, тагын бер кат ышандым. Сез дә ышанырсыз.

     Ары Сабантуен республика белә хәзер. Быел бер тапкыр гына узды монда бәйрәм. Көненә ике Сабантуй үткәрә иде бу кечкенә генә авыл. Ничек үткәрәләр диген. Әллә нәрсәсе дә юк кебек, ә шаулый. Чөнки халык бәйрәм итә. Быел Кичке мәйдан булды. Шәп булды. Тик... нидер җитмәде. Сабантуйны оештыручылар, химаячеләр дә җаннарына тынычлык таба алмады. Ни өчен дисәң кичен авылның иң актив кешеләре бәйрәм уртасына чыга алмадылар, вакыт тарлыгы, артистлар чыгышы, читтән килүчеләр катнашуы...- барысы әйбәт, сүз дә юк. Тик авыл халкы читтә калган кебек тоелды, күзләренә никтер тынычлап карап булмаган кебек... - авылның мәдәният йорты җитәкчесе Раилә Кадимова да шулай уйлагандыр. Тынгысыз кеше ул. Ире Фидаилнең дә, китапханәче Диләрә Галләмованың да  йөрәге түзми, кабат авылны мәйданга җыйды алар. Тамашачысыз гына бу юлы. Үзләре өчен генә.

     Бәйрәм беткәч, җиңел сулап үзебезчә генә бер утырып алабыз бит өйдә дә. Монда да шулай булды. 

- Уйладык. Килерләрме, ошатырлармы дип тә уйладык. Тәвәккәлләдек, - ди Раилә.

Бик матур гадәт бу, авыл белән ифтар ашы узса да, табын тулы ризыклар кала. Кайда ничектер, әнә шул табын тулы ризык Арыда бар кешегә җитә. Икенче көнне балаларны җыеп бәйрәм ясый алар. Сыйлыйлар. Гел сокланып карыйм бу күренешкә. Намус, гаделлек тантана итә. Җан да тыныч.

     Бу мәйдан да шуңа охшаш булды. Калган бүләкләрне башкага да тотып булыр иде анысы, юк , алар аны халыкка тараттылар. Һәм дөрес эшләделәр. Ә нинди күтәренке рух, нинди активлык. Монысын фотолардан карарсыз. Туксандагы әби дә, кечкенә бәби дә бер сафта  Арыда. Ихлас халык.

Рәхәтләнеп уйнар өчен, рәхәтләнеп бәйрәм итәр өчен Арыда яшәү кирәк, ахыры.  Сокландым. Шатландым. Гаҗәпләндем.

Ф.Кадимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев