Татарстанда йорт хайваннарына да «Ашыгыч ярдәм» машинасы киләчәк
48 мобиль ветеринария пункты үзәктән еракта урнашкан авылларга хезмәт күрсәтәчәк.
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Яңа елда Татарстан ветеринария хезмәте 48 мобиль ветеринария пунктына ия булачак. Алар стационар участок ветеринария пунктлары булмаган авылларда йорт хайваннарына хезмәт күрсәтәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев.
«Республика тендерында «АвтоТрейд» ширкәте компаниясе җиңеп чыкты. Күчмә ветеринария пунктлары тиздән кайтып җитәр дип өметләнәм. Алар тагылмалы «УАЗ-буханка» автомобильләре булачак. Мобиль бригадалар үзәктән еракта урнашкан зур булмаган торак пунктларга хезмәт күрсәтәчәк», - дип искәртте ул.
Республиканың барлык муниципаль районнарына, республика ветеринария станциясенә, шулай ук Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре ветеринария берләшмәләренә шундый 48 автомобиль озатылачак. Тиешле җиһазлар урнаштырылган бер мобиль пунктның бәясе 2 миллион сум тирәсе тәшкил итә.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151958/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев