Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теш щеткасы белән генә авыз куышлыгын чистартып бетереп булмый (табиб киңәшләре)

Без һәр көнне тешебезне чистартабыз һәм әлеге процедураның әһәмияте турында уйламыйбыз да. Авыз куышлыгы гигиенасының төп принциплары нәрсәгә кайтып кала? Журналист Эмма Сыйтдикова Казан дәүләт медицина университетының балалар стоматологиясе кафедрасы профессоры Сәед Ксембаев һәм «Здоровые улыбки» проекты җитәкчесе, университетның стоматология факультетында IV курста белем алучы Оксана Савельева белән авыз куышлыгы...

Без һәр көнне тешебезне чистартабыз һәм әлеге процедураның әһәмияте турында уйламыйбыз да. Авыз куышлыгы гигиенасының төп принциплары нәрсәгә кайтып кала? Журналист Эмма Сыйтдикова Казан дәүләт медицина университетының балалар стоматологиясе кафедрасы профессоры Сәед Ксембаев һәм «Здоровые улыбки» проекты җитәкчесе, университетның стоматология факультетында IV курста белем алучы Оксана Савельева белән авыз куышлыгы гигиенасы кагыйдәләрен үтәүнең әһәмияте, кариесны кисәтү һәм башка киң таралыш алган теш авырулары хакында сөйләште.


Сәед Ксембаев: Тешләрне даими чистарту кариес һәм пародонтитның үсеш алуында төп сәбәпләрнең берсе булган авыз куышлыгы микрофлорасын азыклы тирәлектән мәхрүм итә.

Шуның белән бергә урт тешкә массаж ясау кан әйләнешен көчәйтә һәм пародонт тукымаларындагы матдәләр алмашу процессын яхшырта, казналыкта урнашкан биологик нокталарны активлаштыра, иммунитетны арттыра, ахыр чиктә бу - бөтен организмның каршы торучанлыгына уңай йогынты ясый. Тешләрне даими чистарту тонзиллит, ревматизм кебек хроник авыруларның көчәеп китү ешлыгын киметә.

Сүз уңаеннан, цивилизация тарихында авыз куышлыгы гигиенасының әһәмияте зур булган, моны археологик казу эшләре вакытында табылган, тешләрне чистарту өчен сөяк, каурый һ.б. әйберләрдән ясалган төрле җайланмалар да раслый. Борынгы Этрурия һәм Мисырдагы каберлекләрдә казу эшләре алып барган вакытта галимнәр тап булган агач ботакларын тешләрне чистартуда кулланылган тәүге әйберләр дип санарга мөмкин. Аның ярдәмендә тештәге куныкны бетергәннәр. Алтыннан эшләнгән тәүге тешчистарткыч Шумерда табыла, ул безнең эрага кадәр 3000 елга карый. Иң беренче теш щеткаларын Мисыр фиргавеннәренең төрбәләрендә табалар. Бу - бер башы очлы, икенчесе кечкенә җилпәзә-себерке рәвешендәге каурыйдан гыйбарәт алтын таякчык. Ул үзенә теш щеткасын да, тешчистарткычны да берләштергән.



Авыз куышлыгы гигиенасы - бүгенге көндә дә пародонт һәм теш авыруларын кисәтүдә мөһим моментларның берсе.

Авыз куышлыгы гигиенасы төрле этапларны үз эченә ала: тешләрне чистарту (брашинг), теш җепләре куллану (флоссинг) һәм бактерияләргә каршы актив компонентларны үз эченә алган махсус сыеклык белән авызны чайкау.

- Стоматологка еш мөрәҗәгаь итәргәме?

Оксана Савельева: Кызганычка, теш табибына әле һаман да дәвалану яки кичектергесез стоматология ярдәме алу максатыннан мөрәҗәгать итү тенденциясе яшәп килә.

Стоматологка профилактика максатыннан елга ике тапкыр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Доктор һәр пациентка, төп һәм өстәмә чараларны сайлап, авыз куышлыгы гигиенасы һәм индивидуаль дәвалану программасы әзерли. Тешләрне көн саен чистарту күп кенә проблемалардан котылырга ярдәм итә. Гигиена таләпләрен үтәү сәламәт яшәү рәвешенең бер өлешенә әверелергә тиеш.

- Стоматология авырулары ни дәрәҗәдә таралыш алган, аларның кайсылары лидерлык позицияләрен били?

С.К.: Шунысы игътибарга лаек: халыкның бары тик 39 проценты гына тешләрен даими рәвештә чистарта, шуларның 9 проценты моны көненә берничә тапкыр эшли. Өчтән бере көн дәвамында бер мәртәбә генә чистарта. Әмма күпчелеге - 50 процентка якыны тешләрен даими рәвештә чистартмый, шуларның 28 проценты моны көненә бер тапкырдан сирәгрәк, 21 проценты - атнага бер тапкырдан сирәгрәк башкара, 11 проценты бөтенләй чистартмый. Нәтиҗәдә, өлкәннәрдә пародонт һәм кариесның таралышы 100 процентка җитә.

Шул ук вакытта, тешне ашагач ук чистартү мөһим һәм урамда капкалап алуны онытырга кирәк.

- Тешләрне ничек дөрес чистартырга? Гадәти теш щеткалары электр белән эшли торганыннан калышамы?

С.К.: Теш щеткасы - бүгенге көндә тешләрне чистарту өчен бөтен дөньяда иң киң таралган җайланма. Ул ике төргә бүленә - мануаль (кулныкы) һәм автомат (акустик, ультратавыш, электр) теш щеткалары.



Авыз куышлыгы гигиенасында электр щеткасының роленә килгәндә, аңа караш төрлечә. Кайбер тикшеренүчеләр алар аерым өстенлеккә ия түгел дип саный, чөнки чистарту эффекты гадәти теш щеткасыннан аерылмый. Соңгы елларда уртасында төрле формадагы резина-пластик җайланмалар куелган теш щеткалары пәйда булды. Алар тешнең өслегендәге куныкны яхшырак бетерергә мөмкинлек бирә.

Теш щеткаларының яңа төрләре (электр, акустик, ион, видеокамералы) барлыкка килү, сайлау мөмкинлеге зур булу пациентларны гына түгел, стоматологларны да аптырашта калдыра. Әмма теш щеткасы ярдәмендә авыз куышлыгы гигиенасы таләпләрен катгый үтәп кенә тешнең кырые һәм арасындагы куныкны яхшылап чистарту мөмкин түгел. Моның өчен башка әйберләрдән дә файдаланырга кирәк.

Тештәге куныкны бетерү һәм теш арасына кысылган ризык калдыкларын чыгару өчен махсус җепләр (флосслар) кулланыла. Алар нечкә генә нейлон яки башка төрле полимер җепселләрдән гыйбарәт. Тик алар халык арасында әлләни таралыш алмаган.

Теш арасындагы ризык калдыкларын, куныкны юып төшерү өчен ирригаторлардан (авыз куышлыгы өчен душ, гидромассажерлар) файдаланырга мөмкин. Әлеге чагыштырмача яңа гигиена чаралары ярдәмче җайланма буларак кулланыла. Алар тешләр һәм авыз куышлыгын чистартып кына калмый, уртлардагы микроциркуляцияне дә яхшырта.

О.С.: Тешләрне щетка белән чистартуның билгеле бер тәртибе бар. Иң элек тешләрнең тышкы өслеге буйлап югары казналык буенча - өстән аска, аскы казналык буенча астан өскә таба 10-20 тапкыр ышкыйсың. Аннары аңкауга яки телгә таба караган эчке өслеккә чират җитә. Шуннан соң урт тешләргә күчәсең. Моның өчен щетканы горизонталь рәвештә тотарга, башта - өске, аннары аскы казналык буйлап алга-артка таба йөртергә кирәк. Әлеге процедура тешләрнең тышкы өслеге буйлап массаж ясаган кебек хәрәкәтләр ясау белән төгәлләнә. Шулай ук телне чистартырга да онытмыйбыз. Тешләрне чистарту 3 минут тирәсе дәвам итәргә тиеш. Соңыннан авызны махсус сыеклык белән чайкыйбыз.

Авыз куышлыгы гигиенасының сыйфаты теш щеткасының төре һәм конфигурациясе белән генә түгел, тешләрне дөрес чистарту күнекмәләре белән дә билгеләнә. Электр щеткаларының төп өстенлеге шунда - алар тешләрне гадәтиенә караганда күпкә яхшырак чистарта. Аны төрле режимнар (көндәлек, йомшак, тирәнтен чистарту, тешләрне ялтырату һәм урта тешләргә массаж ясау) тулыландыра. Шулай ук моделенә карап төрле җайланмалар (көн саен чистарту, сизгер тешләр, балалар өчен һ.б.) сайлау мөмкинлеге дә юк түгел.

- Бүген теш пастасы һәм порошоктан тыш, тешләрне һәм авыз куышлыгын чистарту өчен тагын нинди чаралар бар?

С.К.: Теш пастасы һәм порошоктан тыш, бүгенге көндә тешләрне һәм авыз куышлыгын чистарту өчен гельләр, лаклар, кариеска каршы сагыз, төрле сыекчалар бар.

Теш пастасы шуларның иң киң таралганы һәм ул берничә функция башкара: теш куныгын бетерергә ярдәм итә; кариесны кисәтә һәм тешләрнең артык сизгерлеген киметә.

Тешләрне чайкый торган махсус сыекчалар бөтен дөньяда киң таралган, алар төрле шартларда кулланырга яраклы. Аларның составына су, сорбитол, үсемлек, үлән сыгынтылары яки майлар, бөтнек яки ментол кушылган хуш исләндергечләр, натрий цитраты, лимон кислотасы керә. Шулай ук кайберләрендә 5-27 процент күләмендә алкоголь дә булырга мөмкин. Балалар өчен алкогольсез, фторлы, составында көчле антисептиклар булмаган, дозаторлы, бөтнек кушып ясалган сыекчалар кулланырга киңәш ителә.

Авыз куышлыгын ризык калдыклары һәм куныктан чистарту өчен сагыз да кулланырга мөмкин. Аның 20-30 процентын - сумала һәм парафин, 60 процентын сорбит, маннит, ксилит кебек балландыргычлар тәшкил итә. Моннан тыш, сагыз составына аспартам дигән матдә дә өстәлә.

Сагызны профилактика максатыннан ашаганнан соң көненә 3-4 мәртәбә 10-15 минуттан да артык чәйнәргә киңәш ителми. Һәм ул берничек тә теш щеткасын алыштыра алмый. Ашказаны, пародонт авыруларыннан интегүчеләргә дә аның белән мавыкмаска кирәк.

- Балаларга тешләрен ничә яшьтә чистарта башларга кирәк? Алар өчен чыгарылган теш пасталары зыянлы түгелме? Бүген аларның ниндиләре генә юк бит, хәтта кайберләрен йотарга да мөмкин. Ата-аналарга киңәш бирегез әле.

С.К.: Тешләрне даими чистарту куныкны бетерә һәм эмальнең минераллашуына ярдәм итә. Гигиена таләпләрен үтәмәгән очракта эмальнең минераллашуы акрыная, кариес барлыкка килү өчен уңайлы шартлар туа.

Мисал өчен, тешләрен чистартмый яки моны даими рәвештә эшләми торган 7-9 яшьлек балаларда кариесның таралышы 43-44 процентка җитә. Үз чиратында, авыз куышлыгы гигиенасы таләпләрен үтәүче шушы ук яшь төркеменә караган мәктәп укучыларында әлеге күрсәткеч нибары 28 процент тәшкил итә. 12-14 яшьтәгеләр төркемендә бу аерма тагын да зуррак - 74,8-79,6 процент. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, шәхси гигиена таләпләрен үтәмәгән яки тешләрен даими рәвештә чистартмаган кече яшьтәгеләр төркемендә (7-9 яшь) пародонтның башлангыч зарарлану ешлыгы 25-30 процент тәшкил итсә, 12-14 яшьтәгеләр төркемендә ул 50-69 процентка җитә. Шул ук вакытта тешләрен даими чистартучыларда пародонт тукымаларының зарарлануы 4,9 проценттан артмый.

Шунысы да исбатланган: тешләрне болай гына, паста белән чистартканга караганда, кайнар су белән (40-43°С) пакьләндерү күпкә нәтиҗәлерәк.

Тагын шуңа игътибар юнәлтәсем килә: Казан дәүләт медицина университеты Казан илкүләм тикшеренү технология университеты белән берлектә балалар өчен «ДентаФит» теш тренажерын эшләде. Ул баланың теш казналыгы аппаратын «тәртипкә» китерә, ягъни кариес, пародонтит һәм теш казналыгы аномалияләрен кисәтә.

О.С.: Беренче теш чыгу - индивидуаль процесс. Сабыйның тәүге теше пәйда булу белән аны игътибар белән күзәтергә кирәк, әмма һич тә чистартырга ярамый. Бары тик салфеткалар, силиконнан ясалган бармакчалар куланырга мөмкин. Алар авыз куышлыгын чистарту белән бергә, кариесны кисәтергә һәм урт тешләр ялкынсынган вакытта авыртуны бетерергә ярдәм итә. 6 айдан махсус җайланма - тешләр өчен силикон щетка бармакча кулланыла. Алга таба яшь чикләүләрен (чөнки 14-15 яшькә кадәр тешләр алышына, казналыклар үсә) исәпкә алган теш щеткалары файдаланыла. Кабында күрсәтелгән киңәшләрне үтәсәң, теш пасталарының балаларга куркынычы юк.

- Теш авыруларын кисәтү максатыннан балаларга ничә яшьтә сагыз бирергә мөмкин?

С.К.: Кайбер хезмәтләрдә билгеләп үтелгәнчә, балаларга сагызны 6 яшьтән, аз гына вакытка һәм ашаганнан соң бирергә кирәк. Фторлы, составында абразив материаллар булмаган сагыз - иң яхшысы. Белгечләр тагын шуңа игътибар юнәлтә: сагызны озак чәйнәү нәтиҗәсендә балаларда төрле патологик тайпылышлар барлыкка килергә мөмкин.


Эмма СЫЙТДИКОВА

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев