Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә күгендә - ялгыз каз

Бер иртәдән икенче иртәгә кадәр басу-кырда шарт та шорт килгән тавыш яңгырый. Аучылар берсен икенчесе уздырып, табышы белән мактана...

Күрдем зәңгәр күктә ялгыз гына

Оча бер кош - үзе каңгылдый.
Эзлидер ул ишен...
ә каргалар -
Сөенешеп каршы каркылдый.

...Төркеменнән калган?
Бәлки юк.
Йөрәкләргә
үтә тавышы.
Б
әлки - язмыш, бәлки аучылардыр
Кинәт борган мескен язмышны.

Зә
ңгәр күктә боргалана казым,
Үзәк өзгеч тавышы й
өрәктә.
Гүя кеше күрсен,
гыйбрәт алсын -
Шул бәгырьгә тия бигрәк тә!

«Яратам,
- ди кеше, - бу тормышны,
Ирекле мин, миндә пар канат»...
Әмма ялгыз казны күзалла да,
Узганыңны уйла син кабат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев