Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә шагыйрәсе әнисенә багышлап яза

Бикләр идем алтын сандыкта. ________________________________________ Мин Әниемнең йөрәген Бикләр идем алтын сандыкта Әрнемәс тә,еламас та иде, Сыкрамас та иде сагыштан. Балалар дип янган өлешләрен Тыным белән өреп назлармын... Иркәләрмен матур сүзләр әйтеп Аннан тагын кире ябармын.. Кагылмасын аңа усал җилләр, Михербансыз җаннар карашы Төзәлмәгән әле ,төзәлмәгән Яңа әле йөрәк ярасы....

Бикләр идем алтын сандыкта.
________________________________________

Мин Әниемнең йөрәген
Бикләр идем алтын сандыкта
Әрнемәс тә,еламас та иде,
Сыкрамас та иде сагыштан.
Балалар дип янган өлешләрен
Тыным белән өреп назлармын...
Иркәләрмен матур сүзләр әйтеп
Аннан тагын кире ябармын..
Кагылмасын аңа усал җилләр,
Михербансыз җаннар карашы
Төзәлмәгән әле ,төзәлмәгән
Яңа әле йөрәк ярасы.
Булдыралсам шулай итәр идем...
Көчем җитсә әгәр шул эшкә,
Шатлык куанычта ирек биреп,
Авырлыкта саклап,ничек тә...
Булдыралмыйм..
Алтын булса да ул,
Сандыкларда ятмый йөрәкләр...
Әниләргә һәрчак терәк булып
Кадерләрен белү кирәктер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев