"Әтнә таңы"нда - яңа веб-редактор
Җәмгыять

"Әтнә таңы"нда - яңа веб-редактор

"Әтнә таңы" редакциясе хезмәттәшебез Сүрия Мингатина лаеклы ялга китү сәбапле , байтак вакыт веб- редакторсыз торды.

Ниһаять, бәхет безгә дә елмайды. Редакциябездә сайтларны бу атнадан яңа кеше алып бара. Ул - Райлә Минибаева. Райлә - Олы Әтнә кызы, белгечлеге буенча  бухгалтер. Кызыклы хәбәрләрегез, яңалыкларыгыз булса - сез дә безнең белән уртаклаша аласыз. Моның өчен бары тик безнең atnatani@mail.ru электрон почтасына язарга, социаль челтәрләрдә безнең белән элемтәгә керергә яки турыдан туры Райләнең үзенә , 89046737776 номерына шалтыратырга, вацап номерына язарга мөмкин. Бергә булыйк, бердәм булыйк!


Нет комментариев