Әтнә яшьләре төнлә пар чыгара
24-30 март аралыгында ЮХИДИ инспекторлары Әтнә юлларында 3 машина йөртүче исерекне тоткарлыйлар. Гадәттә шимбә-якшәмбе көннәрне шәһәрдән авылга кунакка кайткан исерек шоферларны туктата идек. Хәзер алай дип тә булмый, - ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев. Узган атнада тоткарланган исерек шоферлар барысы да үзебезнекеләр. Ни кызганыч, алкоголь кулланган хәлдә техника йөртүчеләр саны...
24-30 март аралыгында ЮХИДИ инспекторлары Әтнә юлларында 3 машина йөртүче исерекне тоткарлыйлар.
- Гадәттә шимбә-якшәмбе көннәрне шәһәрдән авылга кунакка кайткан исерек шоферларны туктата идек. Хәзер алай дип тә булмый, - ди ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев.
Узган атнада тоткарланган исерек шоферлар барысы да үзебезнекеләр. Ни кызганыч, алкоголь кулланган хәлдә техника йөртүчеләр саны кимеми. Машиналар саны арту галәмәтеме бу? Әллә гамьсезлекме?
Пәнҗешәмбе көнне 2 сәгать эчендә генә дә, инспектор 2 исерек хәлдә машина йөртүчене туктата.
- "15"ле һәм "6"лы машина йөртүчеләрнең берсенең исереклеген прибор аша ачыкладык. Икенчесен больницага алып менәргә туры килде, - дип ачына инспектор.
Нәтиҗәдә, административ хокук бозулар турындагы кодекста каралганча, протоколлар төзелә. Машиналары штраф-стоянкага озатыла. Күпме чыгым икәнен исәпләп карагыз әле. 30 мең сум штрафтан тыш, ябылудагы машинаны кайтарып алганда түләргә туры киләчәк. Анысының бер тәүлеге - 1500 сум. Эвакуация бәясе дә аз түгел, 1200 сум чыгарып салырга кирәк. Хәзер руль артында алкоголь кулланмаган хәлдә йөрергә дә куркыныч. Ә исерек хәлдә юл хәрәкәтләрен бозып, фаҗига ясасаң, санкцияләре - коточкыч.
- Тагын бер исерек йөртүчене Арча юлында куып тоттык, - ди инспектор.
Аңлагансыздыр, гадәттә ЮХИДИ хезмәтеннән төнлә качарга омтылалар. Бу юлы да "14"ле руле артындагы егет туктап тормый. Тик бездәге ЮХИДИ хезмәтеннән машинада качарга омтылу - юләрлек ул. Ни кызганыч, яшьләр төнлә пар чыгаралар шул.
Ел башыннан исәпләсәк, бүгенге көнгә Әтнә юлларында 21 техника йөртүче исерек тоткарланган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев