Әтнәләр ат елына зур өметләр баглый
Узып баручы Елан елы кайсы ягы белән истә калды. Ат елы нинди булыр? Нинди теләкләр белән керәбез Яңа елга? Хәмит Галимҗанов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе: Узып баручы ел начар булды димәс идем. Вак-төяк мәшәкатьләрне искә алмаганда, районыбыз яши, Аллага шөкер, уңышларыбызга күз тимәсен. Яңа елда да яулаган үрләребездән төшмичә, сау-сәламәт...
Узып баручы Елан елы кайсы ягы белән истә калды. Ат елы нинди булыр? Нинди теләкләр белән керәбез Яңа елга?
Хәмит Галимҗанов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе:
- Узып баручы ел начар булды димәс идем. Вак-төяк мәшәкатьләрне искә алмаганда, районыбыз яши, Аллага шөкер, уңышларыбызга күз тимәсен. Яңа елда да яулаган үрләребездән төшмичә, сау-сәламәт булып яши алсак иде. Иң мөһиме бәла-каза килмәсен.Ат елының ничек килүе дә үзебезнең ничек эшләвебездән, эшне ничек оештыруыбыздан торачак. Быелгы кебек бер-беребез аңлап, зур тырышлык куеп эшләсәк начар булмас. Ат ашауга талымсыз. Нәрсә бирсәң шуны ашый, нинди терлек белән япсаң, шуның белән тора. Холкы тыныч, сабыр, түземле. Авыл хуҗалыгында эшләүче, районыбызда яшәүче һәркемгә Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен. Сәламәт булсак, бары да булыр.
Артур Рәхмәтуллин, күзәтчелек бүлеге хезмәткәре:
- Ут белән сак булыйк. Үзебез сакланмасак, хәвеф-хәтәрдән Елан да, Ат та саклап бетерә алмас. Янгыннар ел саен булгалап тора, Ат елы менә шундый хәвефләр алып килмәсен иде. Уттан берни калмаганын онытмыйк. Яңа елларны хәвефсез каршыларга язсын.
Марат Сабирҗанов, Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы:
- Узган ел начар булды димәс идем. Үземә зур җавапчылык алып, авыл җирлегендә эшли башладым. Ә җирлеккә килсәк, Иске Җогып белән Чембулат авыллары юлларына асфальт салынды. Авыл кешесе өчен моннан да зур һәм шатлыклы вакыйга була алмый. Игелеген күрергә язсын. Җитәкчеләргә, Хөкүмәткә рәхмәт укып яши безнең халык. Ат елы да яхшы булсын иде. Ходай Тәгалә сәламәтлектән, гаилә бәхетеннән аермасын. Бала хәсрәтләре күрсәтмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев